news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә алты кеше пиротехника аркасында имгәнгән

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә алты кеше пиротехника аркасында имгәнгән
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында алты кеше, пиротехник эшләнмәләр кулланганда иминлек кагыйдәләрен бозу сәбәпле, күз җәрәхәтләре алган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

«Гражданнар арасында пиротехник эшләнмәләр белән эш иткәндә үтәлергә тиешле иминлек чаралары турында аңлату эшләре алып барылуга карамастан, алты кеше зыян күрде», - дип белдерде ул.

Алар барысы да пиротехник эшләнмәләр битенә эләгү нәтиҗәсендә күз җәрәхәтләре алган.

Бәйрәмнәр алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә халык белән пиротехник эшләнмәләр кулланганда үтәлергә тиешле янгын иминлеге таләпләре турында 11 меңнән артык әңгәмә үткәрелде, дип өстәде Максим Трущин.

news_right_1
news_right_2
news_bot