Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгынга каршы махсус режим кертеләчәк
Татарстанда 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла. Республика Министрлар Кабинетының бу карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга, шулай ук физик һәм юридик затларның мөлкәтен саклауга юнәлдерелгән.
Режим гамәлдә булган чорда 3 класслы куркыныч пиротехник әйберләр куллану тыелачак. Тыю түбәндәге территорияләргә кагыла:
• Сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр радиуста;
• Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта;
• Күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта.
Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына йөкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз