Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда янә +32 градус эссе булыр дип көтелә
Дүшәмбе көнне Татарстанда янә коры һәм эссе һава торышы көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +30 градустан да югары күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндез республикада талгын җил көтелә. Төнлә температура +11..+16 градус тәшкил итсә, көндез һава +27..+32 градуска кадәр җылыначак.
Шунысын да искәртик: Татарстанда эссе һава торышы һәм явым-төшемнәр булмау сәбәпле, урманнарда янгын чыгу куркынычы гаять зур. Шторм кисәтүе 29 августка кадәр гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз