news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янә яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә

Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәгә, 24 майда Татарстанда янә һава шартларының бозылуы көтелә.

Дүшәмбе көнне төнлә һәм көндез республикада урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал. Шулай ук көчле җил көтелә, аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, төнге сәгатьләрдә Казанда, ә көндез республика территориясендә урыны белән боз явуы ихтимал, дип искәртә метеорологлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot