news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янә томан булачак

Төнлә урыны белән бозлавык

  (Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава күзәтеләчәк. Тәүлек дәвамында ТР буенча томан төшә, күз күреме 500 метр яки аннан да азрак була. Төнлә Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән яңгыр, юеш кар яварга мөмкин, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә юлларда – бозлавык.

Төнлә республика буенча температура 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы тәшкил итәчәк. Көндез һава 1дән 6 градуска кадәр җылытачак.
Казанда төнлә 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы, көндез – 3-5 градус җылы.

12 сентябрьгә каршы төндә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Температура минус 4 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot