news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янә бозлавык турында кисәтәләр

Төнлә 12 ноябрьдә Казанда һава температурасы -4 градуска кадәр көтелә.

Татарстанда янә бозлавык турында кисәтәләр

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан юлларында бозлавык булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 12 ноябрьдә Татарстанда һәм Казанда юлларда урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин, диелгән хәбәрдә.

Төнлә 12 ноябрьдә Казанда һава температурасы -4 градуска кадәр көтелә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Идел буе федераль округында атна ахырында кинәт суытырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot