news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда янә һава торышы бозыла

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республикада яшәүчеләрне көчле җил булачагы турында кисәтә.

Татарстанда янә һава торышы бозыла
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республикада һава торышу бозылу турында кисәтә.

Шулай итеп, иртәгә, 26 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан көчле җил, вакыты белән 16 м/с тизлектә булачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ашыгыч кирәк булмаган очракта урамга чыкмаска, шулай ук балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot