news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яман шештән үлемне 1,2 процентка киметмәкче булалар

«100 мең кешегә яман шештән үлем беренче яртыеллыкта 171,3 очрак туры килә, бу былтыргыга караганда, 8 процентка ким», — диде ул.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда яман шештән үлемне 1,2 процентка киметү бурычы тора.

Республика онкологик клиник диспансеры вәкиле Камил Шакиров бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында сөйләде.

Аның сүзләренчә, оператив мәгълүматлар буенча, быел яман шештән 2757 кеше вафат булган, 2020 елга караганда, бу 260 кешегә кимрәк. «100 мең кешегә яман шештән үлем 171,3 очрак туры килә, бу былтыргыга караганда, 8 процентка ким», — диде ул. 

Камил Шакиров Татарстанда беренче яртыеллыкта 6894 яман шеш очрагы ачыкланганын әйтте. Бу 2020 елга караганда югарырак. Яман шеш белән авыру 100 мең кешегә 356 кеше тәшкил итә, 2020 елга караганда, бу 1,5 процентка күбрәк.

Табиблар моны скрининг, тикшерүләр яхшыруы белән аңлата. «Диспансеризация дә уздырылды, 151 яман шеш очрагы ачыкланган, шуларның 82 проценты — башлангыч стадиядә», — дип белдерде Камил Шакиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot