news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яман шешкә каршы көрәш буенча хәйрия акциясе узачак

14 октябрьдә “Татмедиа” массакүләм мәгълүмат агентлыгында Татарстанда “Күкрәктәге яман шешкә каршы бергәләп көрәшик!” хәйрия программасы кысаларында сөт бизләрендәге яман шешне кисәтү һәм алдан танып белү буенча мәгълүмат проектын тормышка ашыруга багышла

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). 14 октябрьдә “Татмедиа” массакүләм мәгълүмат агентлыгында Татарстанда “Күкрәктәге яман шешкә каршы бергәләп көрәшик!” хәйрия программасы кысаларында сөт бизләрендәге яман шешне кисәтү һәм алдан танып белү буенча мәгълүмат проектын тормышка ашыруга багышланган матбугат конференциясе узачак. Анда Россия Федерациясендә “Күкрәктәге яман шешкә каршы бергәләп көрәшик!” проекты җитәкчесе Анна Сошинская, Идел буе федераль округының һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов, министрлыкның профилактика ярдәмен күрсәтү бүлеге башлыгы Елена Хафизова, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Альбина Малова һәм Республика клиник онкология диспансеры белгечләре катнаша.
Яман шешкә каршы көрәш акциясен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм AVON компаниясе бергә оештыра. Казанда чара 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр узачак дип көтелә. Әлеге мәгълүматны “Татмедиа” агентлыгының матбугат чаралары белән эшләү бүлеге хәбәр итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot