Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яман шеш авыруыннан интегүчеләр арткан
Татарстанда 100 мең кешегә 370 авыру туры килә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда яман шеш авыруыннан интегүчеләр, тулаем Россия белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр күбрәк. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов хәбәр итте.
Соңгы 5 ел эчендә Татарстанда яман шештән авручылар саны 12,5 процентка, ә Россиядә исә 5,5 процентка арткан. Рөстәм Хәсәнов моны татарстанлыларның гомер озынлыгы артуга бәйләп аңлатты. “Безнең бурыч яман шешне ачыклау һәм дәвалау. Дөрес, без әле юлның башында гына. Германия кебек илләр белән чагыштырганда, бу авырудан интегүчеләр бездә күпкә азрак. Бездә 100 мең кешегә 370 авыру туры килсә, Германиядә бу сан 600 гә җитә. Шуңа да без үлем очракларын мөмкин кадәр азайтырга тиеш”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз