Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яман шеш авырулы 85 мең кеше теркәлгән
Республикада һәр 45нче кеше яман шештән интегә, ди Идел буе баш онкологы Рөстәм Хәсәнов
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Иртәгә Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе уздырылды. 2014 ел ахырына Татарстанда яман шеш авырулы 85 мең кеше теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 5 меңгә артыграк. Әлеге саннарны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкологик диспансеры баш табибы, Идел буе федераль округы баш онкологы Рөстәм Хәсәнов китерде. Аның сүзләренә караганда, яман шеш белән Татарстанда яшәүче һәр 45нче кеше авырый.
“Бер яктан, әлбәттә, авыручыларның саны арту кызганыч күренеш. Әмма яман шешне күбрәк һәм башлангыч этапта вакытында ачыклау табибларга авыруларны тулысынча савыктыру мөмкинлеге бирә”, – дип сөйләде Рөстәм Хәсәнов үз чыгышында. Ул, “яман шеш яшәрә” дигән фикерне инкарь итеп: “Онкологик авырулы ир-атларның уртача яше 65, хатын-кызларныкы 66га тигез”, – дип белдерде. Идел буе федераль округы баш онкологы яман шеш авыруларының рейтингын да китерде. Беренче урында тире яман шеше булса, икенче урынны күкрәк бизе яман шеше, өченче урынны исә юан эчәк шеше алып тора. Гадәттә, бишенче урында булган мәни бизе (простата бизе) яман шеше – дүртенче урында. Әлеге яман шеш төрләре барлык онкологик авыруларының 61 проценттан артыграк өлешен тәшкил итә. Әмма, Рөстәм Хәсәнов билгеләвенчә, алар башлангыч этапта ачыклау, ягъни скрининг технологияләренә бирешүчән. Димәк, бу төр авыруларны башлангыч чорда ачыклау һәм дәвалау мөмкинлеге зуррак дигән сүз.
Казан шәһәре баш онкологы, КДМУның онкология, нурланыш диагностикасы һәм нурланыш терапиясе кафедрасы мөдире Фоат Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, башлангыч стадиядәге яман шеш авырулы кешеләрнең 90 проценты бу чирдән гомерлеккә котыла. Аның сүзләренчә, моннан 30 ел элек Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, күкрәк бизе яман шешен ачыклау 25 процентны тәшкил итсә, бүген бу сан 75 процентка тигез.
Фоат Әхмәтҗанов онкология юнәлешендә кадрлау әзерләү мәсьәләсенә игътибар юнәлтте. Киләчәктә КДМУның күп кенә факультетларында онкология юнәлеше кертеләчәк. Фоат Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, кадрлау әзерләүдә уку йорты укытучылары, галимнәре генә түгел, ә табиблар да катнаша.
Хәзерге вакытта Татарстанда онкологик авыруларга ярдәм күрсәтүнең тулы бер циклы эшләнгән: шешне башлангыч этапта ачыклау, диагностика, дәвалау. Медицина-санитария юнәлешендә ярдәм күрсәтү сәламәтлек саклау оешмалары базасында 70 беренчел онкология кабинеты һәм 6 беренчел онкология бүлеге булдырылган. 2013 елда Республика клиник онкологик диспансерында позитрон-эмиссион үзәк кулланылышка тапшырылса, узган ел радионуклид терапиясе бүлеге ачылды.
Рөстәм Хәсәнов искәртүенчә, онкологик авыруларны ачыклауда диспансерлаштыруның роле зур. Нәтиҗәдә, яман шешне башлангыч чорда ачыклау мөмкинлеге арта. Республикада диспансерлаштыру кысаларында күкрәк бизе, эчәк (колоректаль), тире, мәни бизе һәм башка яман шешләрне тикшерү, ачыклау программалары гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз