news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яман шеш авыруларын дәвалауга чыгымнарны арттырырга җыеналар

2019 елда беренче тапкыр - мәҗбүри медицина иминияте системасында онкологик авыруларны дәвалауга кеше башына норматив билгеләнәчәк.

Татарстанда яман шеш авыруларын дәвалауга чыгымнарны арттырырга җыеналар
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда 2019 елда онкологик авыруларны дәвалауга чыгымнарны 4,3 млрдка кадәр арттырырга ниятлиләр. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан төбәк мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры урынбасары Гүзәлия Зәкәриева хәбәр итте.

2019 елда беренче тапкыр мәҗбүри медицина иминияте системасында онкологик авыруларны дәвалауга кеше башына норматив билгеләнәчәк. Ул иминиятләштерелгән бер кешегә 73 мең булачак, диде докладчы. “Бу кыйммәтле терапия белән химиотерапия ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә”, - диде ул.
Гүзәлия Зәкәриева сүзләренчә, быел фондта 2 млрд сумлык онкологик ярдәм каралган, киләсе елга ул 4,3 млрд булачак. Үсеш - 55 процент, диде ул.

Утырышта депутатлар “2019 елга һәм 2020 -2021 еллар план чорына Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”гы закон проектын карады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100