news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яман шештән үлем арткан, ә диагноз куелгач, бер ел эчендә үлүчеләр кимегән

Татарстанда яман шештән үлем арткан, ә диагноз куелгач, бер ел эчендә үлүчеләр кимегән
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда онкологиянең барлык төрләреннән үлем күрсәткечләре, алдагы елга караганда, 4,3 процентка арткан. 2025 елда ул 100 меңгә 187,7 кеше тәшкил иткән.

Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Татарстанның штаттан тыш баш онкологы, М.Сигал исемендәге Республика онкологик клиник диспансерының медицина технологияләре нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгын бәяләү бүлеге мөдире Эдуард Ногманов әйтте.

Ул 2025 елдан онкологик авыруларга каршы көрәш программасы дүрт индикатор буенча гамәлгә ашырылуын билгеләп узды. «Яман шеш диагнозы куелганнан соң бер ел эчендә үлгән кешеләр саны былтыр күпкә кимегән – 18 процентка кадәр төшкән. Алдагы елны ул 19,1 процент иде», – диде Эдуард Ногманов. Ул аеруча юан эчәк, үпкәдәге рак авыруын дәвалау авыр булуын искәртте. Аның сүзләренчә, чир ачыклангач, биш ел һәм аннан озаграк яшәүчеләр барлык авыручыларның 67,8 процентын тәшкил итә.

Баш онколог сәламәтлек саклау системасында профилактика программалары әһәмиятен билгеләп үтте. «Яман чир 1-2 стадиядә ачыкланган пациентлар 64,5 процент тәшкил итә. Европаның күп илләре мондый саннар белән мактана алмый», – диде Эдуард Ногманов.

Табиб авыруы беренче стадиядә ачыкланган кешеләрдә кайбер төр онкологияне күз белән генә карап та ачыклап булганын әйтте. Хәзер шул күрсәткеч игътибарга алынуын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot