news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яман шеш диагнозы куелган 800 гә якын бала исәптә тора

Татарстанда 800 гә якын баланың яман шеш диагнозы белән исәптә торуы билгеле.  Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында билгеле булды.

Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология бүлеге мөдире Лия Кәримова сүзләренчә, яман шеш диагнозы ачыклангач, балаларның беренче елда ук вафат булу күрсәткече кими бара.

"Соңгы биш елда шушы күренеш күзәтелә", - диде белгеч.

Узган елда республикада 129 балага яман шеш диагнозы куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot