Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ялларда температура нормадан 4-5 градуска югарырак булачак
Татарстанда бу ялларда температура +13..+15 градус булачак, дип көтелә. Шул ук вакытта сизелерлек явым-төшем көтелми. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«Фронталь зоналар әле якынлашып кына килә, шуңа күрә яңгырлар булган очракта да, алар бик сирәк явачак һәм көчле булмаячак. Көндезге температура +13..+15 градус була. Бу октябрьнең әлеге чоры өчен климат нормасыннан 4-5 градуска югарырак. Сентябрьдәгечә һава торышы көтелә, дияргә була», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул киләсе атнадан республикада сизелерлек дәрәҗәдә суытачак, дип билгеләп үтте.
«Сишәмбегә температура көндез +6..+8 градуска кадәр төшәчәк», - дип кисәтте синоптик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз