news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Ялкынны туктат!» бөтенроссия акциясе башлана

Коры үләнгә үз белдегең белән ут төртү аркасында янгын чыгарга мөмкин.

(Казан, 15 март, "Татар-информ"). Россия Федерациясендә «Ялкынны туктат!» («Останови огонь!») федераль кампаниясе башлана. Әлеге чара урманнарда, шул исәптән коры үләнгә үз белдегең белән ут төртү аркасында да, янгын чыгу куркынычын киметүгә юнәлтелгән. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы гражданнарны урманнарда һәм урман янындагы территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Узган елгы коры үләнне чабарга, яфракны урманнан еракта махсус билгеләнгән урында гына яндырырга, учакларны караучысыз калдырмаска, сүндерелмәгән тәмәке һәм шырпы ташламаска киңәш ителә.

Коры һәм җилле һава торышы шартларында яки шторм кисәтүе булганда янгын чыгу ихтималы булган эшләрне башкарырга киңәш ителми.

Янгын чыгу куркынычы янаган чор Россиянең 11 субъектында: Краснодар крае, Белгород, Әстерхан һәм Калининград өлкәләре, Ингушетия, Калмыкия, Кырым, Төньяк Осетия-Алания Республикалары, шулай ук Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес, Чечен Республикаларының барлык территорияләрендә башланган инде.

Россиянең 2 субъектында: Карачай-Черкес Республикасының бөтен территориясендә һәм Краснодар краеның 5 муниципаль районында янгынга каршы махсус режим кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100