news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ялган купюралар саны артуы ачыкланган

Күпчелек очракта ялган акча ясаучылар 5 меңлек яхшы сыйфатлы купюраларны әйләнешкә кертә

  (Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан алып Татарстан террториясендә ялган акча әзерләү һәм әйләнешкә кертү факты буенча 300 җинаять эше кузгатылган, аларның 183 е – Казанда, 54 е – Чаллыда.
Бу чорда РФ ҖК ның 186 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча кылынган 24 хокук бозу очрагы гына тикшерелгән. Судка 24 җинаять буенча 3 җинаять эше җибәрелгән, дип хәбәр ителә ТР буенча ЭЭМ сайтында.
Ялган акча белән түләүнең 50 очрагы азык-төлек кибетендә ачыкланган, тагын 26 очрак кәрәзле элемтә чаралары сату кибетләрендә теркәлгән. Ялган купюралар банктан акча алган очракта ачыкланган, бу ялган акчаларның яхшы сыйфатлы булуын аңлата. Күп кенә сәүдә нокталары ялган купюраларны ачыклаучы детекторлар белән җиһазланмавн дәлилли. Детекторлар булган сәүдә нокталарында сатуы аннан кулланмый яки ялган акчагы таный белми.
Искәртеп узабыз, ялган купюраларны әйләнешкә керткән затларга карата РФ ҖК 186 маддәсе буенча 6-15 елга ирегеннән мәхрүм итү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100