news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ял көннәрендә томан көтелә һәм - 20 градуска кадәр суытачак

Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышы түбән атмосфера басымы йогынтысында формалашачак. Һава шартларында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Иртәгән, 17 февральдә, Казанда аязучан болытлы һава торышы була, урыны белән кар ява. Һава температурасы төнлә һәм иртән -6..-8 градус, аязганда -11 градус, көндез - 5..-7 градус була. Юлларда бозлавык барлыкка килү ихтимал.

Шимбә һәм якшәмбе, 18 һәм 19 февральдә, Татарстанның аерым районнарында томан төшәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -11..-16 градус, аязганда -20 градус көтелә. Көндез -6..-12 градус була, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot