Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ял көннәрендә кырау төшү, яңгыр һәм җепшек кар яву көтелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана, төнлә яңгыр явачак һәм кырау төшәчәк. Шулай ук урыны белән җепшек кар яварга мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Бүген, 20 майда, республикада көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Ял көннәрендә дә температура югары күтәрелми: төнлә 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр суык булуы көтелә. Көндез һава температурасы +7..+13 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда җепшек кар явачак.
Якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна башында синоптиклар бераз явым-төшемнәр вәгъдә итә. Аларның фаразлавынча, дүшәмбе һәм сишәмбедә температура төнлә 0..+6 градус, 23 майда көндез +9..+14 градус, 24 майда +11..+16 градус тәшкил итәчәк. Төнлә шулай ук кырау төшәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз