Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ял көннәрендә җепшек кар һәм көчле җил фаразлана
Ял көннәрендә Татарстан халкын яңгыр, җепшек кар һәм көчле җил көтә. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге кисәтә.
Иртәгә Казанда яңгыр һәм болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм көндез һава температурасы +4..+6 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Шимбә көнне, 11 ноябрьдә, синоптиклар Татарстанда яңгыр, җепшек кар, секундына 18 метрга кадәр көчле җил һәм 0..+4 градус вәгъдә итә. Якшәмбе, 12 ноябрьдә, көндезге максималь температура 0..+4 градус булачак, ә төнлә термометр баганалары 0..-4 градуска кадәр төшәчәк. Явым-төшем ихтималы аз булачак.
Синоптиклар сүзләренчә, киләсе атна башында республикада җепшек кар, яңгыр һәм көчле җил көтелә. Төнлә урыны белән бозлавык һәм 0 градуска суык булырга мөмкин, көндез +2..+7 градуска кадәр җылыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз