news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәрендә бераз салкынайтачак

Эш көннәрендә Татарстанда көндезге сәгатьләрдә 30-31 градуска кадәр югары һава температуралары саклана. Һава торышы тотрыксыз булачак: яңгырлар һәм яшен коры көннәр белән чиратлашачак. Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.

Иртәгә, 26 июльдә, яшенле яңгырлар көтелә, шторм кисәтүе игълан ителде. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +14..+19 градуска кадәр, көндез +25..+30 градуска кадәр күтәреләчәк.

Кыска вакытлы явым-төшем һәм яшенле яңгырлар икенче көнгә дә фаразлана. Әмма киләсе ике тәүлектә, 28 һәм 29 июльдә явым-төшем көтелми. Һава температурасы элеккечә кала: төнлә +14..+20 һәм көндез +25..+31 градус.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге алдан фаразлавынча, ял көннәрендә республикага яшенле яңгырлы тотрыксыз һава торышы кайта. Көндезләрен температура +22..+27 градуска кадәр төшәчәк», – диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100