news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ял көннәрендә -7 градуска кадәр суытачак

Алдагы ялларда Татарстанда көндезге температурада җитди үзгәрешләр көтелми, әмма төнлә салкынайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шимбә һәм якшәмбе, 8 һәм 9 апрель көннәрендә, явым-төшем көтелми. Төнлә -1..-7 градус булачак, ә көндез һава +9..+15 градуска кадәр җылыначак.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында көндезге температура +10..+15 градус җылы булачак һәм коры, уртача-җылы һава торышы сакланачак», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot