news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ял көннәрендә 5 градуска кадәр җылылык, бераз явым-төшем көтелә

Актив атлантик циклоннар йогынтысы аркасында Татарстанда аномаль җылы (нормадан 5-9 градуска югарырак) һәм дымлы һава торышы саклана. Алдагы ялларда һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми, диелә ТР Гидрометеорология үзәге фаразында.

Алдагы төндә республикада урыны белән бераз җепшек кар явачак. Көндез дә җепшек кар һәм яңгыр явуы фаразлана, кайбер урыннарда көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 17 метрга кадәр көчәячәк. Тәүлек дәвамында кайбер районнарда томан төшәчәк һәм бозлавык хасил булачак. Төнлә -3..+1 градус, көндез 0.. + 4 градус көтелә.

Шимбә көнне, 29 ноябрьдә, төнлә күпчелек районнарда җепшек кар һәм яңгыр фаразлана. Көндез явым-төшем көтелми. Якшәмбе, 30 ноябрьдә, төбәк антициклонның көнбатыш перифериясендә булачак, ләкин урыны белән явым-төшем көтелә.

Ял көннәрендә һава температурасы төнлә -2 дән +3 градуска кадәр һәм көндез 0 дән +5 градуска кадәр булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot