news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәрендә +31 градуска кадәр эссе һәм коры һава торышы була

Татарстанда ял көннәрендә +31 градуска кадәр эссе һәм коры һава торышы була
Фото: © "Татар-информ"

Шимбә көнне Татарстан территориясендә коры һәм эссе һава торышы көтелә. Алдагы көннәрдә хәл үзгәрмәячәк, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метрга кадәр фаразлана.

Термометр баганалары төнге сәгатьләрдә 8-13 градус (көнбатышта 18 градуска кадәр) күрсәтәчәк, ә көндез 26-31 градуска кадәр күтәрелә.

Синоптиклар 20 августка кадәр республикада уртача һава температурасы нормадан 4 градуска артык булаак дип фаразлый.

Метеоролог хәбәр иткәнчә, антициклон киң булганга, якын көннәрдә республикада урман янгыннары куркынычы зур булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100