news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ял көннәренә кадәр яңгырлы һава торышы сакланачак

Татарстанда ял көннәренә кадәр салкын һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 28 сентябрьдә, төнлә урыны белән регионның көнбатышында, ә көндез бөтен җирдә яңгырлар булачак. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә аерым районнарда көчле җил булырга мөмкин. Көннең якты вакытында термометр баганалары 5-10 градустан югары булмаячак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә, 29 һәм 30 сентябрьдә, Татарстанда яңгырлы болытлы һава торышы, урыны белән көчле җил саклана.  Төнлә һава температурасы — 2дән 7 градуска кадәр, көндез 5тән 11 градуска кадәр.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, 1 октябрь, шимбә көнне, атмосфера басымы арту белән, республикада явым-төшем әкренләп туктатылачак. Көндезге сәгатьләрдә температура фоны бераз күтәреләчәк — +10, +15 градуска кадәр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot