news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ял көннәренә кадәр салкын һава торышы саклана

Татарстанда салкын һава торышы ял көннәренә кадәр саклана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

30 ноябрь,  чәршәмбегә каршы төндә, явым-төшем күзәтелми, әмма көндез республика территориясе буенча атмосфера фронты узачак. Урыны белән, күбесенчә төбәкнең көнчыгышында, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -13 градустан -18 градуска кадәр, көндез -7 дән -12 градуска кадәр көтелә.

Кышның беренче көне алдыннан төнлә урыны белән аз гына кар явачак, әмма 1 декабрьдә көндез явым-төшем ихтималы аз. Пәнҗешәмбе төнлә -12 градустан -17 градуска кадәр, ә көндез -7, -12 градуска кадәр була, дип искәртә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 2 декабрь, җомга көнне, явым-төшем аз була. 3 декабрьдә, шимбә көнне аерым районнарда кар яву күзәтелә. Төнлә термометр баганалары -11, -16, аязган вакытта -19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 7-12 градус тирәсендә салкын була.

news_right_1
news_right_2
news_bot