news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәре җепшек кар һәм бозлавыктан башлана

Татарстанда ял көннәре җепшек кар һәм бозлавыктан башлана
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шимбә, 16 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар һәм җепшек кар яварга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык һәм җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәге хакында кисәтте.

Төнлә һава температурасы -3..0 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы -1..+3 градусны күрсәтәчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең якынча фаразлары буенча, Татарстанда һава температурасы ялларда гына түгел, киләсе атна башында да климатик нормадан югары булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100