news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәрендә бераз кар явачак һәм -13 градус салкын булачак

Шимбә көнне Татарстан территориясендә болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасының -5..-10 градус, аязганда -13 градуска кадәр салкын булуы фаразлана. Көндез термометр баганалары -2.. -7 градус күрсәтәчәк.

Көньяк-көнбатыш, көнбатыштан талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100