Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ял көннәрендә салкын һава торышы саклана
Республика территориясендә явым-төшем көтелми.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе ял көннәрендә антициклон йогынтысында аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.
Шимбә һәм якшәмбе, 12 һәм 13 декабрьдә, республика территориясендә элеккечә үк явым-төшем күзәтелми. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил була, вакыты белән көчәя. Юлларда бозлавык саклана.
Синоптиклар төнлә һава температурасы -13тән -18 градуска кадәр, аязган вакытта 20дән 25 градуска кадәр салкын булачак, дип искәртә. Көндез 7-12 градус салкын көтелә.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, 14 һәм 15 декабрьдә төбәктә явым-төшемсез салкын һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы -13, -18 градус (аязган вакытта -23 градуска кадәр), көндез -8дән -13 градуска кадәр була.
Элегрәк «Татар-информ» быел Россия халкын кышын алмашынучан һава торышы көтә, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз