news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял көннәрендә кар явачак, көчле җил, буран көтелә

Синоптиклар юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре турында кисәтә.

Татарстанда ял көннәрендә кар явачак, көчле җил, буран көтелә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары алдагы ял көннәренә  кар, көчле җил, буран фаразлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

24 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава, урыны белән кар, буран көтелә. Җил көнбатыштан, талгын, көчәйгәндә тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 

Төнлә -7..-12 градус, аязганда -16 градуска кадәр салкын. Көндез -2..-7 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

25 ноябрьдә шулай ук болытлы һава, кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, көчәйгәндә тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә -3..-1 градус салкын. Көндез -1..-6 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре, диелгән әлеге хәбәрдә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100