Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ял итү һәм сәламәтләндерү программасы өчен өстәмә 327 млн сум бүлеп бирелә
Быел Татарстанда төрле савыктыру лагерьларында 150 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял иткән, бу җәйге планның 83 процентын тәшкил итә.
Киләсе елдан Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру программасын финанслау 18 процентка яки якынча 330 млн сумга артачак. Гомумән алганда, 2023 ел программасын финанслау күләме 2 млрд 132 млн сум тәшкил итәчәк.
«Сезон башында билгеле бер кыенлыклар туды. Төп азык-төлек продуктлары, товарлар, төрле хезмәтләргә бәяләр арттты. Шуңа карамастан, сату оештырылды, җәйге савыктыру кампаниясе штат режимында уза», - дип хәбәр иткән республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтенә.
Аның әйтүенчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ял итү һәм сәламәтләндерү программасы нормативларын 327 млн сумга арттыру тәкъдимен хуплаган.
Быел Татарстанда төрле савыктыру лагерьларында 150 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял иткән, бу җәйге планның 83 процентын тәшкил итә. Бүген барлыгы 100 ял оешмасы, шул исәптән, республикадан читтә 5 балалар лагере эшли. Ул 15 меңнән артык кеше өчен каралган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз