news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ял итү зоналарының паспортлары булачак

Татарстан Министрлар Кабинеты парклар һәм скверларны тасвирлау өчен бердәм форманы раслады.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда рекреацион зоналарны: скверларны, паркларны, бульварларны паспортлаштыру өчен форма барлыкка килде. Тиешле карарны республика Министрлар Кабинеты бастырып чыгарды.

«Татарстан Республикасының рекреацион зонасы паспорты формасын расларга», - диелә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында басылган карарда.

Паркларны, скверларны, бульварларны тасвирлау өчен бик күп күрсәткечләр файдаланылачак, алар арасында чәчәк түтәлләре, кече архитектура формалары, газон үлчәүләре дә бар.

Паркларда барлык кече архитектура формаларын барлаячаклар, агачларны санаячаклар. Моннан тыш, документ төзүчеләргә объектка рекреацион йөкләнешне бәяләргә — уртача бер гектарда күпме кеше ял итүе туры килүен исәпләргә тәкъдим итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot