news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ял итү өчен глэмпинглар төзү программасын үстерергә планлаштыралар

Республика Россия территориясендә чатырларда һәм палаткаларда ял итү урыннарын булдыруда туризм буенча федераль агентлык проекты өчен потенциаль инвестор булып тора.

Татарстанда ял итү өчен глэмпинглар төзү программасын үстерергә планлаштыралар
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Татарстанда РФ Туризм буенча федераль агентлык гранты ярдәмендә глэмпинглар төзү программасын үстерергә планлаштыралар. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.

«Туризм буенча федераль агентлык РФ территориясендә кемпинглар булдыруга грантлар бирүгә конкурс башлап җибәрергә планлаштыра. Хәзер без үз территориясендә глэмпинглар булдырырга әзер потенциаль инвесторлар белән эшлибез. Бу Татарстанның туристлык продуктын киңәйтәчәк», - диде Иванов.

Глэмпинг - ул шундый урын, анда килеп җиһаз һәм кирәкле уңайлыклары булган чатырларда яки комфортлы палаткаларда яшәргә була. Глэмпинглар сулык ярларында яки башка табигать кочагында урнаша. Әлеге территориядә булган өстәмә хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин.

«Хәзер бу модалы юнәлеш. Моннан тыш, төрле климат зоналарында мондый объектлар булдырырга мөмкинлек бирүче технологияләр дә барлыкка килде. Әгәр элек температура +10 градус булганда төн куну өчен капиталь корылма төзергә кирәк булса, гамәлдәге технологияләр һәм материаллар моны сезгә уңайлы булган җирдә тиз төзелә торган конструкцияләрдән эшләргә мөмкинлек бирә», — диде ул.

Мондый глэмпинглар территориясендә чисталыкны күзәтеп торачак һәм килгән сервислар белән тәэмин итәчәк җаваплы кеше булачак.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылачак. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. 

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100