news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда якындагы сәгатьләрдә көчле җил көтелә

Кайсыбер районнарда начар һава торышы көн буе саклануы ихтимал.

Татарстанда якындагы сәгатьләрдә көчле җил көтелә
Михаил Захаров

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Якындагы берничә сәгатьтә Татарстан территориясендә бик көчле төньяк-көнчыгыш, көнчыгыш җиле исәчәк. Аның тизлеге секундына 26 метрга җитүе ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Җилнең мондый тизлеге давыл дип бәяләнә.

Синоптиклар кисәткәнчә, кайсыбер районнарда начар һава торышы көн буена сакланачак.

Татарстан халкына бик кирәк булмаган очракта торак пунктлардан читкә чыгып йөрми торырга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot