Татарстанда якындагы ике төн суык булачак
Көндез республикада температура әкренләп күтәреләчәк
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Татарстанда якындагы ике төн суык булачак. Төнлә температура 0-6 градус җылы, кырау төшүе ихтимал.
Казанда шулай ук урыны белән кырау төшәчәк.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорология фаразлары бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина сөйләвенчә, көндез республикада температура әкренләп күтәреләчәк. “Әгәр бүген көндез 7-12 градус җылы булса, киләсе тәүлектә – 10-15 градус. Шимбә көндез 11-16 градус җылы булуы көтелә. Якшәмбе көндез температура 13-18 градуска кадәр җылы булачак”, - дип белдерде ул.
Аның сүзләренә караганда, республика антициклон йогынтысында, шуңа күрә Татарстанда атна ахырына кадәр һәм киләсе атна башында яхшы һава шартлары булачак. ТР территориясендә явым-төшем көтелми.