Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда якындагы ике елда республиканың цифрлы моделе барлыкка киләчәк
Татарстанның цифрлы моделен төзүне якындагы ике елда тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Алесандр Хевронин.
«Без инде ике елга якын бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Цифрлы модельне якындагы ике елда тәмамларга өметләнәбез», – диде ул «ВКонтакте» социаль челтәрендә оештырылган туры эфир барышында.
Бу эш Казанның цифрлы моделен ясаудан башланып китте. Ул инде 95 проценттан күбрәккә әзер, диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы җитәкчесе.
Башка планнарга килгәндә, Айзатуллин бөтен төзелеш тармагын цифрлаштыру, шулай ук төзелешкә рөхсәт алудан башлап объектны файдалануга тапшыруга кадәр төзелеш өчен барлык кирәкле документларны алу процедурасын гадиләштерү планнары турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз