Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда якындагы алты көндә айлык нормадан күбрәк кар яварга мөмкин
Татарстанда 28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр 30-60 миллиметр һәм аннан да күбрәк кар яварга мөмкин. Бу айлык нормадан күбрәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Метеорологлар аңлатканча, бу көннәрдә республикада, шул исәптән Казанда, һава торышы шартларын актив фронталь бүлекләр билгеләячәк.
Төбәк территориясендә вакыт-вакыт уртача һәм көчле кар явачак. Шулай ук буран һәм күрү мөмкинлеге сизелерлек начараю, секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил, бозлавык фаразлана. Юлларда кар өемнәре һәм бозлавык барлыкка киләчәк.
Һава торышы шартлары начараю сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларны шәхси автомобильләрендә торак пунктлардан читкә чыкмаска чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз