Татарстанда якынча 6 мең студент транспорт гранты буенча акча алачак
Грантка дәгъва кылу өчен, отличник һәм социаль актив студент булырга кирәк.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда 6 меңгә якын студент транспорт грантлары алачак. Кайберәүләр түләүне алды.
«Быел „Транспорт гранты“ проектына Татарстаннан 60 млн сум бүлеп бирелгән. Шуны билгеләп үтү мөһим, 2019 елдан сумма ике тапкырга арткан. Конкурстан соң студентлар алга таба билгеле бер сумма килә торган карта ала. Казан өчен ул 11 мең сум тәшкил итә», — диде Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина.
Грантка дәгъва кылу өчен, отличник һәм социаль актив студент булырга кирәк. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы киләсе елда грантны үстерүгә һәм киңәйтүгә өметләнә.