Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда якынча 400 мең кешедә күз авырулары бар
Татарстанда яшәүче 400 меңгә якын кешенең күз авырулары бар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш белгече-офтальмологы, Республика клиник офтальмология хастаханәсенең поликлиника бүлеге буенча баш табиб урынбасары Елена Жиденко хәбәр итте.
«Татарстанда 397 мең офтальмология авыруы бар. Беренчел авырулар - узган ел беренче тапкыр теркәлгән очраклар, аларның саны 97 мең, шуларның 47 меңе – балалар, 50 меңе - өлкәннәр», - диде табиб.
Узган ел Татарстанда яшәүче 370 кеше беренче тапкыр күз проблемалары аркасында инвалидлык алган. Еш кына глаукома, яшь буенча макуляр дегенерация, күрү нервы атрофиясе һәм диабет ретинопатия авырулары инвалидлыкка китерә.
Елена Жиденко офтальмологларның 2022 елда республика буенча 800 меңгә якын кешене кабул иткәнлеген өстәп әйтте. 20 меңгә якын пациент хастаханәгә озатылган, тагын 10 мең кеше көндезге стационарга җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз