news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда якшәмбе урыны белән яңгырлы һәм томанлы булачак

Моннан тыш, 30 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча урманнарда янгын чыгу куркынычы саклана

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе, 28 сентябрьдә, алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Төнлә иң түбән температура – 4-9 градус җылы, көндез иң югары температура – 13-18 җылы.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартлары бозылуы турында кисәтә һәм төнлә, иртән республика буенча һәм Казанда күз күреме 500 метр яки аннан да азрак тәшкил итәчәк, дип белдерә.
Моннан тыш, 30 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча урманнарда янгын чыгу куркынычы югары (4 класс).

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100