Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Синоптик: Татарстанда быел яфраклар соңрак коелачак
Татарстанда быел алтын көз 2024 елга караганда соңрак киләчәк. Моның сәбәбе - яңгырларның күп явуы, дип белдерде «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин.
«Яңгырлар күп яву сәбәпле, бу сезонда Татарстан Республикасында яфраклар соңрак коелачак. Явым-төшемнең күп, ә кояш нурларының аз булуы әлеге вакыйганы кичектереп тора. Шуңа күрә, быел көз узган елдагыга караганда соңрак киләчәк», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гадәттә яфраклар коелу октябрь башында яки уртасында, һава температурасы төшкәч, көннәрнең кыскаруы белән башлана.
Яфраклар коелу - һава шартларына бәйле табигый процесс, шуңа күрә аның башлануы елдан-ел аз гына үзгәрергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз