news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Ядкарь» генеалогик үзәге эшләячәк

Яңа оешма республика халыкларының тарихи хәтерен торгызуга ярдәм итәргә тиеш.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда «Ядкарь» генеалогик үзәге дигән тарихи-шәҗәрә тикшеренүләре коммерцияле булмаган оешмасы булачак. Республика Хөкүмәтенең тиешле карарына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имза куйды.

Документта үзәк «генеалогик тикшеренүләргә ярдәм күрсәтү, Татарстан Республикасы халыкларының тарихи хәтерен торгызу максатларында» төзелә диелгән.

Бу үзәкне оештырырга Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты тәкъдим иткән. Хәзер ул яңа оешманы гамәлгә куя һәм 60 көндә аның уставын расларга һәм дәүләт теркәве узарга ярдәм итәргә тиеш.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Ядкарь» генеалогик порталы оештырылган, әлегә ябык режимда эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot