news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җәяүлене бәрдергән машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән

Авария Нурлат - Аксумла - Фома автомобиль юлының 5нче чакрымында булган.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 28 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе Татарстанда җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртәнге сәгать җидедә Нурлат - Аксумла - Фома автомобиль юлының 5нче чакрымында 28 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе трасса буенча барган 55 яшьлек ирне бәрдергән. Ир-ат киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Җәяүле алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган.

Зур йөк машинасын йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән. Бер сәгатьтән соң ул тоткарланган. Ачыкланганча, йөк машинасы шоферы июнь аенда исерек килеш йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.


news_right_1
news_right_2
news_bot