news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җәяүле ир-ат юл бирмәгән машина йөртүчене үтергән

Тоткарланган ир-ат хатыны белән юл аша чыгарга җыенган, тик узып баручы машина аларга юл бирмәгән.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). 5 февральдә төнлә Менделеевск шәһәренең Бурмистров урамында туктап торган Toyota автомобилендә 58 яшьлек ир-атның мәете табылган. Аның күкрәгендә чәнчелгән яралар булган.

Үтерүдә шикләнелеп 35 яшьлек ир-ат токтарланган. Ул элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Тикшерү версиясе буенча, ул хатыны белән бергә ишегалдында юл аша чыкмакчы булган. Узып баручы машина юл бирмәгән, җәяүле автомобильнең бамперына типкән.

Ир-атлар сугыша башлаган. Җәяүле пычак чыгарган һәм ике тапкыр йөртүченең күкрәгенә кадаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Аннары машина йөртүче руль артына утырган, берничә метр барган һәм үлгән.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланган ир-ат гаебен танып күрсәтмә биргән. Тиздән аңа карата җәза билгеләнәчәк. Бу эшне тикшерү дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot