news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңгырлы һава торышы саклана

Көндез республика буенча 18-23 градус җылы булачак

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе көтелә (Казанда - секундына 15 метрга кадәр). Күпчелек районнарда яңгырлар явачак.

Төнлә Татарстан буенча 9-14 градус җылы. Көндез  температура 18-23 градуска кадәр күтәреләчәк. 

14 июль көнне Казанда яңгыр көтелә. Төнлә - 9, көндез 21 градуска кадәр җылы булачак. 15 июльгә каршы төндә болытлы һава, урыны белән бераз яңгырлар узачак. Температура 11 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100