news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгырлар һәм томан көтелә

Көндез республика буенча температура 3-12 градус җылы тәшкил итәчәк

 (Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә төнлә һәм иртән республикада томан, күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булырга мөмкин. Болытлы һава булачак, күпчелек районнарда яңгыр явачак.

Төнлә Татарстан буенча температура 2-7 градус җылы, ә көндез – 3-8, көньяк районнарда 12 градуска кадәр җылы.

Төнлә Казанда температура 3-6 градус җылы, көндез – 5-8.

17 октябрь төнендә республикада болытлы һава, юеш кар яварга мөмкин. Температура 2 градус салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot