news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгырлар һәм салкын һава торышы көтелә

Көндез +12...+17 градус була.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 сентябрьдә, Казан һәм Татарстан территориясендә болытлы һава торышы көтелә. Яңгырлар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә температура +3...+8 градус була, ә көндезге вакытта +12...+17 градуска кадәр күтәреләчәк. Шулай ук республика территориясендә көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot