news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгырлар көтелә

Язгы салкыннар дәвам итә

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин.
Казанда көндез температура 11-13 градус, Татарстан буенча 10-15 градус җылы тәшкил итәчәк. 30 апрельгә каршы төндә республикада болытлы һава, урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Температура 1 градустан 6 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot