news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак

Казанда һава температурасы 3 градуска кадәр җитә.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада иртәгә болытлы, төнлә алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Төнлә урыны белән, ә иртән һәм көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә, кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил исәчәк, аннары җил төньяк-көнбатыштан булачак. Төнлә минималь температура -4..+1, максималь температура -1..+4 градус.

Казанда төнлә болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы тәшкил итәчәк.

Көндез шулай ук болытлы. Иртән һәм көндез яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә, урыны белән томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан акрын җил, иң югары температура 1 градустан 3 градуска кадәр җылы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100