Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яңгыр, кар һәм көчле җил көтелә
Һава температурасы +2, +7 градуска кадәр җылыначак.
![Татарстанда яңгыр, кар һәм көчле җил көтелә](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/4/2/8ff527bf8d4ead8ecad9986000feeac945d6ad180928f74456657839db20.jpg)
(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 2 апрельдә, Татарстан территориясендә шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал.
Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил булачак, ул иртән һәм көндез, Казанны да кертеп, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә метеорологлар.
Һава температурасы +2, +7 градуска кадәр җылыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз